Проект турында

Татарстан Республикасындагы югалган авыллар турында мәгълүмат җыеп, аларны бергә туплап һәм киләчәк буынга онлайн ресурс формасында саклау максаты белән эшләнгән интернет-проект.


Әлеге ресурс ике телдә (русча һәм татарча) тулыландырыла.


Югалган (беткән) авыл турында мәгълүмат (тарих) язганда күп очракта олы яшьтәге авылдашларыбыздан ишеткән риваять-сөйләмнәргә игътибар итәргә кирәк. Аларда үткәннәр кайтавазы. Шул вакытта һәр авылның документлар рәвешендә сакланучы бай мирасы да бар. Авыл тарихын язганда Русия дәүләтенең борынгы актлар архивы, Татарстан Республикасының Милли архивы, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсе һәм Башкортстан Республикасының үзәк архивында сакланучы документлар ярдәмгә килә.


Проектка материал туплау, тарихыбызны саклау – кулланучыларның ихлас ярдәменә мохтаҗ. Әлеге изге эштә битараф калмассыз дип ышанасы килә. Тамчыдан күл җыела җәмәгать, әгәр таныш-белешләрегезгә, дусларыгызга интернет-проект турында хәбәр итсәгез, бу ресурсны популярлаштыру өчен бик файдалы гамәл булыр иде.


Онлайн ресурс бушлай һәм табышсыз (коммерциягә корылмаган). Гомумән, татар телендә интернет челтәрендә эшләп килә торган теләсә кайсы файдалы проект дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Шул ук вакытта андый проектларга ярдәм күрсәтергә әзер булган спонсорлар, хәйриячеләр булу да бик нык кирәк. Мөмкинлегегез булса, сез дә әлеге интернет-проектның иганәчесе була аласыз. Ярдәм күрсәтү өчен проект җитәкчесе белән элемтәгә чыгарга гына кирәк.


Без яңарыш чорында яшибез. Киләчәккә өмет багълап, яшь буынны тәрбияләгәндә, үткән, әби-бабалалырыбыз яшәгән дәверләргә караш тоту бик мөһим. Халкыбызның гореф-гадәтләрендә җиде буын бабаңны белү, нәсел шәҗәрәңне төзү һәрвакыт саваплы гамәлләрдән саналган. Ә инде үзең туган төбәкне, туган авылыңны һәм йортны истә тоту һәркем өчен дә кадерледер мөгаен...