Югалган авыллар исемлеге
Проект турында
Тарихи мәгълүмат юллау
Проект җитәкчесе белән элемтә

Авыл бетсә - ил бетә (татар халык мәкале)

Һәрбер авылның үзенең тормыш юлы була һәм һәркайсыныкы төрлечә. Кайбер авыллар алга таба үсеш формасында яшәсәләр, ә кайберләре акрын гына юкка чыгып баралар...

 

Кайсы елларда кем тарафыннан авыл барлыкка килгән? Кем беренче булып авылга нигез салып йорт күтәргән? Һәм ни өчен авыл юкка чыккан? Әллә инде гидроэлектростанция төзегәндә авыл урнашкан җир су астында калганмы, әллә дәүләт тарафыннан кысып юкка чыгарылганмы, әллә инде кибет яисә мәктәп ябылу сәбәплеме?

 

Һәм ничек итеп без үзебезнең туган йортыбызны юкка чыгудан саклап кала алабыз?


Татарстан Республикасы Дәүләт гимны

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем, үзең бер дастан! 

Синдә генә безнең язмышыбыз, 

Республикам минем, Татарстан!

(Рамазан Байтимеров сүзләре)