Сарсаз-Тралы

1715 елдан билгеле. Минзәләдән 17 км-да, Иске Мәлкән авылынннан 3 км-да, Тралы күле буенда урнашкан. 1762 елдагы өченче ревизия буенча авылда дүрт чирмеш гаиләсе яшәгән һәм алар беркая да күчеп китмәгәннәр. 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышы вакытында авылдан дүрт кеше чирмеш старшинасы Сәет Даутов командасында сугышта катнашкан. Түбән Кама сусаклагычын төзегән вакытта бу авыл хуҗалыклары башка урыннарга күчерелгән.

Чыганагы: Елена, cukcuelena@mail.ru

Бик матур авыл иде. Ык елгасы буенда урнашкан иде. Су баса дип авылны кучерделәр. Хәтта зыяратын да күрше авылга кучерделәр. Хәзерге көндә Сарсаз авылы кешеләре кайларда гына яшәмиләр. Барыгызга да зур сәлам. Авылны хаман сагынам. Төшләремә керә.

Чыганагы: Дильбар Шарипова